«Исемең калды җыр булып…»: хәтер кичәсе (6+)

15 февраль көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Исемең калды җыр булып…» дигән хәтер кичәсе узды.

IMG_20210215_140621
IMG_20210215_140748

Китапханәче сөйләгәннәрдән укучылар шагыйрьнең тормыш юлыннан билгесез фактлар белән танышты, аның балачак һәм яшьлек еллары, тәүге шигырьләрен тугыз яшеннән яза башлавы турында белде. Ул дәрестә утырганда да, кичләрен өендә дә төн урталары җиткәнче яза. Сугышка кадәрге чорда ук М.Җәлил әйдәп баручы татар шагыйрьләренең берсе була. Сугышның беренче көннәрендә, Ватан чакыруы буенча, ул Ватанны саклаучылар сафына баса. Гитлер зинданы стеналары артында йөзләгән шигырь иҗат итә, безнең буынга аларның 115 генә килеп җиткән. «Моабит дәфтәрләре» циклы шагыйрьнең шигъри иҗатының иң югары үре дип санала. Аның өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек була. Кичәдә «Җырларым», «Катыйльгә», «Бәхет» кебек сугыш чорының танылган әсәрләреннән шигъри юллар яңгырады. Җиңелмәс шагыйрьнең героик юллары кешеләрне һәлак булганнар һәм тынычлык өчен көрәшкәннәрне онытмаска чакыра. Җәлил халык хәтерендә һәм йөрәгендә яши. Шагыйрь образы таш һәм металлда, пьеса һәм кинофильмнарда, роман һәм поэмаларда, симфония һәм җырларда гәүдәләндерелә.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: